Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Ютазы районы халкы Республика көнен бәйрәм итә

Бүген район мәдәният йорты алдындагы мәйданчыкта узган тантана “Мин яратам сине, Татарстан!” дип аталды һәм анда Ютазы районы сәнгать осталары иң матур җырлары һәм биюләре аша 100 яшьлек республикаларына үз мәхәббәтләрен чагылдырды.

 

Бәйрәм белән район халкын район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Светлана Самонина тәбрик итте. Ул район күләмендә игълан ителгән “Лаеклыларга – лаеклы бүләк” район бәйгесе җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды. Урыссу бистәсендәге күп фатирлы йортларда яшәүчеләргә чисталык һәм матурлык тудыруда ярдәм кул сузучы дворникларның иң тырышларын бәйрәмчә бизләгән сәхнәгә чакырылды.
Бәйрәмне район мәдәният йорты артистлары, Урыссу балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре, авыллардан килгән үзешчән сәнгать осталары һәм иҗат коллективлары дәвам итте. 
Мәдәният йорты алдына эшләүче аттракционнар балаларга җәйге каникулның соңгы көннәрендә рәхәтләнеп күңел ачарга мөмкинлек тудырды. Малайлар һәм кызлар өчен район мәдәният йорты хемәткәрләре дә төрле кызыклы уеннар оештырды һәм татлы призлар өләште.
Өлкәннәр авыл хуҗалыгы, мәгариф оешмалары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар оештырган зур булмаган ярминкәдән ит, сөт, яшелчә, бал, кош ите, ашлык һәм башка төрле продукция сатып ала алды. 
Республика көнен бәйрәм итү әлеге минутларда “Гаилә” һәм “Яңарыш” паркларында дәвам итә.
Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев