Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Ютазы районы пенсионерлары велоярыштан җан рәхәте алды

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Ютазы районында игълан ителгән декада велоярыш белән тәмамланды.

Урыссу бистәсенең “Энергия” стадионына пенсионерлар, һава торышы уңай торуга һәм велосипедларда ярыш уздыру турында алдан игълан ителүгә карамастан, артык күп җыелмады. Пенсионерларны “Өченче яшь” республика ярышлары кысасында оештырылган велоярыш белән район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Регина Галләмова тәбрик итте. Район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова җиңел трасса һәм матур җиңүләр теләде.

Чыннан да, пенсионерлар Людмила Аккуратнова һәм Вячеслав Сибагатов артыннан күзләр иярмәде. Алар ярыш шартлары буенча каралган ике түгәрәкне санаулы минут эчендә уздылар һәм беренче урынга лаек булдылар. Икенче урынга чыккан мәгариф бүлеге ветераны Рима Муллагалиева исә үзенең ике көпчәкле транспортында җан рәхәте өчен алу ярышка чыкты. Алар Виктор Зуборев белән икенче урынны бүлеште. Җиңүчеләр истәлекле бүләкләр белән билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев