Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
Актуаль

Ютазы районында беренче дәрескә чакырып, көмеш кыңгырау чыңлады

Бүген, 1 сентябрь – Белем көнендә, 258 беренче сыйныф укучысы өчен беренче мәктәп кыңгыравы шылтырады.

Урыссу гимназиясе парталары артына агымдагы уку елында тәүге тапкыр 60 бала утырды. Аларны тормышларындагы әлеге якты һәм истәлекле вакыйга белән уку йорты директоры Гөлдания Белалова, район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Светлана Самонина, мәгариф бүлеге методисты Светлана Хәбибуллина тәбрик итте.

Беренче тапкыр беренче сыйныфка укырга килгән малайлар һәм кызлар, үз сәләтләрен күрсәтеп, бик оста һәм кыю итеп шигырьләр сөйләде, табышмакларга җаваплар тапты, флешмобта бик теләп катнашты. Чыгарылыш сыйныф укучылары үзләренең нәни дусларына укуда зур уңышлар теләде.

Ниһаять, тәүге дәрескә дәшеп, җиз кыңгырау чыңлады һәм кояшлы күккә балаларның самими теләкләре белән бергә төсле шарлар күтәрелде.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

Фото:http://yutazy.ru/photo/v-yutazinskom-rayone-prozvenel-pervyy-zvonok-dlya-pervoklassnikov

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев