Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Ютазы районында урак тәмам

Ютазы районы механизаторлары бөртекле культураларны урып-суктыруна тәмамлады.

Игеннәрнең һәр гектарыннан 30 центнердан артык бөртек суктырылды. Хуҗалыклар техник культуралар – рапс һәм орлыкка кукурузны җыйнап алуга кереште. Моннан тыш, бәрәңге казу дәвам итә. Үсемлек мае өчен дип үстерелгән көнбагыш өлгереп килә.

Район буенча көзге чәчү тәмамланды. Ул барлыгы 6500 гектар мәйдан тәшкил итте. Тулаем алганда, уҗым культуралары чәчкәндә минераль ашламалар мулдан файдаланылса да, арада инкрустацияләнмәгән орлык белән кырга чыккан аграрчылар да булды, дип билгеләп узды район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Андрей Борисов. “АгроМир”, “Гафиятов”, “Котловская” хуҗалыкларының кырларында тишелеп чыккан көзге иген шытымнары бүген күзләрне иркәли.

Барлыгы 14 мең гектарга якын җир туңга сөрелде. Бу планда каралган бөтен мәйданның яртысыннан артыгын тәшкил итә. Әлеге агротехник чара “Нәбиуллин”, “АгроМир”, “Кәрәкәшле” хуҗалыкларында яхшы куелган. Тукай исемендәге җәмгыятькә туфрак эшкәртүгә темп өстәү таләп ителә.

Илмира ГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев