Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Ютазылылар, поезд юллары аша йөрергә ярамый!

Балигълык яшенә җитмәгән балалар эшләре һәм аларның мәнфәгатьләре сагында торучы район комиссиясенең кичә узган утырышында алты административ беркетмә тикшерелде.

Шуларның дүртесе Урыссу тимер юл станциясендә поезд юллары аркылы чыккан дүрт үсмергә кагылды. Балалар тимер юллары аша махсус каралмаган урыннан чыкканда тиешле хезмәт вәкилләре тарафыннан тоткарланган. Үсмерләрнең һәркайсының үз сәбәбе бар – берсе тимер юл аркылы төзелгән күпергә менәргә, гомумән, биеклектән курка, икенчесенә тиз генә әнисе эшли торган эш урынына барырга кирәк булган, өченчесе тимер юл аркылы чыга торган урында җәяүлеләр сукмагын ерак дип акланды...

- Нинди генә сәбәп тумасын, сез тимер юллар аша чыгарга тиеш түгел. Бу закон белән тыелган гамәл. Иң беренче чиратта үз гомерегезне куркыныч астына куясыз, - дип балаларга мөрәҗәгать итте район прокуроры Тимур Фатыйхов.

Комиссия утырышы, әлбәттә, исерек әти-әниләрдән дә башка узмады. Байлар авылында яшәүче аналарның берсе 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә сабыена бәйрәм оештырасы урынга, үзе аракы чөмергән. Икенче ана исә, гомумән, хокук сакчылары белән көч сынашырга булган. Комиссия әгъзалары сүзләренә караганда, тәрбиясендә балигълык яшенә җитмәгән ике баласы булган исерек ананы хәтта дүрт полиция хезмәткәре дә тыя алмаган. 

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев