Ютазының кыр эшчәннәре киңәшмәгә җыйналды
«АгроМир» җәмгыятендә районның авыл хуҗалыгы коллективлары җитәкчеләренең күчмә киңәшмәсе узды.
Киңәшмә эшендә район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Андрей Борисов, авыл хуҗалыгы ветераны Сәгадәтулла Төхбәтуллин, Рәсәй Авыл хуҗалыгы үзәгенең җирле бүлекчә җитәкчесе Гөлнара Җиһаншина, «АгроМир» җәмгыяте җитәкчесе Сирин Галиев катнашты. Кыскасы, бу киңәшмә районның авыл хуҗалыгы нигезен тәшкил итүче тәҗрибәле һәм белемле белгечләр, хезмәткәрләр сөйләшүе булды.
Билгеле булганча, «АгроМир» - барлык яктан да нык хуҗалык. Киңәшмәдә катнашучылар коллективның ындыр табагында һәм көзге бодай чәчелүче басуында булды. Район башлыгы махсус эшкәртелгән орлык куллану мөһимлегенә басым ясады.
- Әгәр җитәкче чәчү вакытында начар орлык кулланана икән, булачак уңышны шик астына куя дигән сүз. Шул ук вакытта энергетика чыгымнарын да…
Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең игътибары шулай ук бу көннәрдә көзге чәчүгә керешергә кирәклегенә юнәлтелде.
Тулырак мәгълүматны «Ютазы таңы» гәзитеннән укыгыз.
Роза Әхмәдиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев