Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Урыссуда “Фәнис” мәдрәсәсендә хатын-кызлар арасында Коръәнне иң яхшы яттан укучыларны сайлап алганнар

Җиңүчегә - хаҗ сәфәренә юллама

Татарстан мөхтәсибәте - "Фәнис" мәдрәсәсе хатын-кызлар арасында Коръәнне яттан укуга сайлап алу туры уздырды. Киләсе туры 8 апрельдә Баулыда узачак. Беренче урынны яулаган җиңүчегә хаҗга (мөсеманнарның изге урыннары Мәккә һәм Мәдинәгә сәфәр кылу өчен) юллама тапшырылачак.

"Минем өчен бәйгедә катнашу - ул Коръәнне өйрәнүгә этәргеч. Һәм бүләк тә минем төп максатым түгел. Әмма, җиңәм икән инде, юлламаны әти-әниемә бирәчәкмен", - дип үз фикерләре белән уртаклашты, әлеге конкурста катнашучыларның берсе Эльмира Исхакова.

Ютазы районының дәрәҗәсен бу бәйгедә Рабиа Адалова яклаячак. Шулай ук "Фәнис" мәдрәсәсе талибәләре Илүзә Садыйкова, Эльмира Исхакова һәм Зөлфия Мәхмүдова катнашачак.

Мәдрәсәнең барлык тәрбияләнүчеләре курсташларына булышып торыр өчен ярдәмче сыйфатында барачак. "Минем өчен мондый бәйгеләр стимул булып тора. Мин киләсе елга әзерләнергә һәм шулай ук бәйгедә катнашырга телим", - дип үз планнары белән уртаклашты Олеся Коркина.

Шулай ук конкурс катнашучыларның яшен дә чикләми. Иң өлкәне - Самара өлкәсе дәрәҗәсен яклаучы Асия Хөснетдинова. Асиягә быел 52 яшь тула, әмма ул яшем зур дип өйдә утырырга җыенмый, ә ашкынулы рәвештә алда торган ярышларда катнашырга әзерләнә, һәм, барлык бәйгедә катнашучылар кебек үк, җиңүгә өмет баглый.

Коръән укучылар конкурсын оештыручылар булып ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте, ТР көньяк-көнчыгышы казыяте, Баулы һәм Баулы районы мөхтәсибәте, район хакимияте тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев