Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Спорт тормышы

Урыссу боксчы Егор Томкин иң яхшылардан торган җыелма командага кабул ителгән

Казанда унөч яшьлек урыссулының тамашалы алышлар күрсәтүе аңа Татарстан җыелма командасына юллама тәэмин иткән.

Күптән түгел 2003-2004 елларда туган үсмерләр арасында үткәрелгән республика Беренчелегендә "Атлант" үсмерләр-яшьләр клубыннан һәм "Олимп" спорт мәктәбенннән Ютазы районының дүрт спортчысы катнашты. Аларның остазлары Владимир Добрин һәм Рифкат Мөхәммәтшин боксчыларны әлеге ярышларга нигезле әзерләгән, чөнки алар спортчыларга бөтен республикадан иң яхшы спортчылар белән алышырга туры киләчәген белә иде. Профессиональ рингта, Казан бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә, алар атакага актив барды. "Атлант" клубыннан Родион Железновка тәҗрибәле көндәш эләккән, һәм алыш райондашыбыз файдасына тәмамланмаган. Әмма аның сугышчан рух сынмаган, һәм ул әлбәттә әле җиңү яулаячак. Шул ук вакытта мактау пьедесталына хаклы рәвештә "Олимп" спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре күтәрелгән - Раушан Шәһәбетдинов районыбызга көмеш медаль алып кайткан, ә Тимерлан Рамазанов бронзага лаек булган.

Финалдагы алышлардан тыш, барлык алышларны да Егор Томкин өстенлеккә ия булу сәбәпле, вакытыннан алда тәмамлаган, финалда исә көндәшеннән җиңүне "тартып алган". Аның көндәшләре - Чистай һәм Казан боксчылары булган.

- Рингкка чыгар алдыннан мин аңа биредә Бөтендөнья җәйге Универсиадасы вакытында үз илләре өчен дөнья бокс легендалары алышуы турында сөйләдем. Мөгаен, минем сүзләр дә аны җиңүгә дәртләндергәндер, - дип фикерләре белән уртаклашты тренер Рифкат Мөхәммәтшин.

Тулаем дүрт раунд эчендә ул җитдирәк көндәшләргә каршы чыгарга мөмкин булуын күрсәтте. Беренчелек чемпионы булганнан соң, ул бокс буенча җыелма командага кабул ителде һәм тиздән республика дәрәҗәсен Идел буе федераль округы спортчылары арасында яклаячак. Өч ел дәвамындагы тренировкалар һәм алышлар вакытында Томкин күп тапкыр үзенең лидерлык итүен исбатлаган, һәм ул уздырган алышлар шаһитлары спортчыны бөек киләчәк көтә дип фаразлый. Үткән атнадагы чираттагы оператив киңәшмәдә район башлыгы Рөстәм Нуриев боксчыны Казаннан уңышлы җиңеп катуы белән шәхсән котлады (фотода).

- Ул район дәрәҗәсен лаеклы яклады һәм инде бүгеннән үк дөньяның иң яхшы боксчылары өчен җитди көндәш үсүе күренә, - дип билгеләде район лидеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев