Ютазы чаңгычылары Зәйдә беренче булдылар
Спорт тормышы

Ютазы чаңгычылары Зәйдә беренче булдылар

Зәйдә узган чаңгыда узышу буенча Татарстан Республикасы Чемпионатында Таһир Гыйздетдинов тәрбияләгән Ютазы спортчылары гомумкоманда беренче урынга чыккан.

Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы 2012-2013 еллардагы спорт нәтиҗәләре буенча өченче урынга лаек булган Ютазы районын мактау грамотасы һәм кубок белән бүләкләгән. Чемпионатта җиңүчеләрне һәм призерларны республиканың Чаңгы ярышлары федерациясе президенты Илшат Фәрдиев котлаган.


Нет комментариев