Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Ютазы чаңгычылары Зәйдән призлы кубок белән кайткан

Ютазы чаңгычылары элек яуланган позицияләрен ышанычлы рәвештә саклауларын дәвам итә.

Тренер Таһир Гыйздетдинов тәрбияләнүчеләре төрле дәрәҗәдәге чаңгы ярышларында лидерлык итүче өчлек кысаларыннан чыкмыйлар. Мартның беренче числоларында алар районга тагын призлы кубок белән кайткан. Зәйдә үткәрелгән чаңгыда узышу буенча Татарстан Республикасы Чемпионатында безнең команда өченче урынны яулаган. Аның программасы буенча 10+10 һәм 5+5 скиатлонда ярышлар, шулай ук 4х3 һәм 4х5 эстафета узышлары үткәрелгән. 2016-2017 еллардагы спорт сезоны нәтиҗәләре буенча, авыл районнары арасындагы ТР Чемпионаты комплеклеслы зачеты рейтингында команда инде, көмеш призер булып, югарырак позиция яулаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев