Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Ютазы районы көрәшчеләре бил бирми

Казан шәһәрендә 2000-2001 елгы егетләр арасында узган татар-башкорт көрәше буенча Россия Беренчелегендә Каразирек авылыннан Илвар Хисмәтуллин Россия чемпионы булган.

Спорт мастерына кандидатлык таләпләрен үтәгән Илвар Мамадышта үткән билбау көрәше буенча Татарстан Беренчелегендә дә чемпион исемен аклаган. Әлеге ярышларда 55 килограмм авырлык үлчәвендә Илназ Кашапов - икенче, 60 килограмм авырлык үлчәвендә Алмир Закиров өченче урынга чыккан. Кызлар арасында барган көрәштә Милена Зиннурова - икенче, Алинә Әхмәтова һәм Линара Әгълиева өченче урында. Карачаево-Черкессия Республикасында билбау көрәше буенча үсмерләр арасында узган Россия Беренчелегендә Нияз Миннияров "көмеш" призер булган. Көрәш батырлары тәрбияләүче "Олимп" спорт мәктәбе тренеры Рамил Касыймов грамота белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев