Гаугалы урыссулар үзләренә полиция игътибарын җәлеп иткәннәр
Җинаятчелек, вакыйгалар

Гаугалы урыссулар үзләренә полиция игътибарын җәлеп иткәннәр

Күп катлы йортларда яшәүчеләр еш кына тирә-юньдәгеләрнең борчуыннан зарлана. Узган атнада полиция участогына берничә шундый хәбәр кергән.

Ленин урамы буенча күп фатирлы йортларның берсендә яшәүче урыссулы хатын-кызларның берсе төнге вакытта телевизорын көчле тавышка кабызган күршесе тынычлыгын бозудан зарланып шылтыраткан. Сирин урамы буенча йортларның берсе подъездында яшьләр шаулаган, Урыссу урамында кемнәрдер сугышкан һәм кычкырышкан, ә Славян урамы буенча меломаннар бөтен тавышына музыка тыңлаганнар.


Нет комментариев