Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җинаятчелек, вакыйгалар

Ютазы районы балыкчысын күл буенда ток суккан

Урыссу хастаханәсенә электр җәрәхәтеннән соң киң мәйданлы пешү алган балыкчы китерелгән.

Фаҗига район үзәгенә якын урында булган. Ир кеше зур булмаган сулык ярына, югары вольтлы линия астына утырган. Кармак белән саксыз селтәнеп, ул электр тапшыру линиясенә тигән һәм аны ток суккан.
- Бу районда беренче генә очрак түгел. Үтенечле рәвештә киңәш итәбез - югары вольтлы электр үткәргеч линияләр астында балык тотмагыз, балыкка ялгызыгыз йөрмәгез, электр үткәргеч линия терәкләренә менмәгез, - дип киңәш итә районның баш табибы Ренат Фатыйхов. - Андый очракларда дугадан да, токтан да җәрәхәт алу куркынычы бар. Әлеге ир кеше, күрәсең, кармак буйлап узган токтан җәрәхәт алгандыр. Аның тәненең пешү дәрәҗәсе - алтмыш биш процент мәйданда. Аның хәле чиктән тыш авыр булып кала. Тагын шундый очрак та булды, яшь кеше исерек килеш электр үткәргеч линия терәгенә фотога төшү нияте белән менгән. Ул безгә йөз процент мәйданда тәне пешеп һәм аяклары сынып китерелде. Ике көннән соң ул үлде. Электр җәрәхәте алган очракта, токның тәэсирен куркынычсыз чаралар белән туктату мөһим, ашыгыч рәвештә авыртуны баса торган дарулар кабул итү һәм җәрәхәтлене хастаханәгә илтү мәҗбүри. Шулай ук Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлеге хезмәткәрләрен чакыру зарур, чөнки разряд вакытында да ток килү автоматик рәвештә туктамаган линияләр бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев