Ютазы районында көннәр җылыту белән тынычлык бозучылар арткан
Көннәр җылыту белән полициягә җәмәгать урыннарында кешеләр тавышлануы турында шылтыратулар арткан.
Урыссу урамындагы күп катлы йортта яшәүчеләрне яшь кешеләр ярты төнгә кадәр көчле тавышлы музыка белән бимазалаганнар. Беренчеләре исә чыдый алмыйча, тәртип саклаучыларны чакырганнар. Акбаш яшьләре дә кара төнгә кадәр мәдәният йорты янында музыка тыңлаган. Урыссудагы "Топольки" балалар уен мәйданчыгында исә шаулап кына калмаганнар, сугышканнар да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев