Безнең район делегациясе Биләрдә узган республика сәләтле балалар һәм яшьләр форумы эшендә катнашты.
Форумны уздыру урыны булып Алексеевский районының Биләр мәдәни-тарихи тыюлыгы тора. Форум кысаларында төрле чаралар, сәләтле балаларның иҗади эшләре күргәзмәләре һәм презентацияләре, иҗади концертлар, спорт уеннары һәм интеллектуаль уеннар, мастер-класслар үткәрелә, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре белән очрашулар оештырыла. Кунаклар сыйфатында министлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, галимнәр, җурналистлар, химаячеләр чакырыла. Яшь ютазылылар "Хуҗалар тавы" итәгендәге ямьле урында урнашкан "Изге чишмә" тарихи-мәдәни комплексына сәяхәт кылдылар. Тау башында Кара бәхет ташы бар, риваятьләр буенча ул теләкләрне тормышка ашыра. Балалар тауны урап чыктылар һәм теләкләр теләделәр, шуларның берсе - тагын Биләргә килү иде.
Нет комментариев