Әлмәт мөхтәсибәте татар телендә вәгазь осталыгы буенча «Әйтер сүзем бар» дип аталган дини бәйге игълан итте.
Конкурста 9 яшьтән чикләнмәгән яшькә кадәр теләгән һәркем катнаша ала. Балаларга ата-аналар яки олылар белән катнашырга рөхсәт ителә. Бу турыда «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Конкурс өч яшь категориясе буенча үткәрелә, аларның һәрберсендә өч призлы урын бирелә: «кече төркем» ( 9-12 яшьлек балалар), «урта төркем» (13-17 яшьлек егетләр һәм кызлар), «өлкән төркем» (18 яшьтән чикләнмәгән яшькә кадәр ирләр һәм хатын-кызлар). Дин әһелләре өчен аерым номинация каралган.
Конкурс нигезләмәсендә күрсәтелгән темаларга татар телендә вәгазьләр язарга кирәк. Эшләрне 2022 елның 12 декабренә кадәр vagaz-almet@mail.ru почтасына җибәрергә кирәк.
Призлы урыннарны алган җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр һәм катнашучы дипломы белән бүләкләнәләр. Тулырак мәгълүматны оештыручыларга шалтыратып (89179316571) белергә була:
Нет комментариев