Юллар ремонтланганнан соң урамнар да ямьләнә
Җәмгыять

Юллар ремонтланганнан соң урамнар да ямьләнә

Районда социаль әһәмиятле программаларны тормышка ашыру төгәлләнүгә якынлаша.

Фото: Ильвина Гәрәева / Ютаза-информ
Фото: Ильвина Гәрәева / Ютаза-информ

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, төзелеш һәм ремонт эшләре берьюлы берничә юнәлештә бара. Мәсәлән, районыбыз икенче ел рәттән юл-урам челтәрләрен ремонтлауның өстәмә  программасында (ДУС) катнаша. 2026 елда  106 миллион сум үзләштерелергә тиеш. Бу җитди бәя, димәк, үзгәрешләр күзгә күренәчәк.  Бүгенгә юлчылар Урыссу бистәсенең төп юлларында хезмәт сала.

Юлларны ремонтлау

Набережная, Островский, Кояшлы, Киров, Ленин, Октябрь, Шәрипов, Береговая, Урыссу, Татарстан урамнарында, Көньяк юлда, алдан иске катламны фрезалап, асфальтның өске катламын алыштыру эшләре бара. Моннан тыш, җәяүлеләргә дә игътибар бүленгән: Фәнис Кәримов урамында тротуар төзелә. Ютазы авылында ремонт программасына Загот-Зерно урамындагы юл, Иске Урыссу авылында Мәктәп урамындагы юл кергән.

Фото: Ильвина Гәрәева / Ютаза-информ
Фото: Ильвина Гәрәева / Ютаза-информ

Островский урамындагы Изге анакай иконасы чиркәвенең православие мәхәлләсе ягына илткән юл аерым игътибар таләп итә.  Юл тар булу сәбәпле, бу мәсьәлә автомобильчеләрне күптән борчый иде инде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше  буенча урынбасары Александр Захаров аңлатуынча, биредә юл киңәйтеләчәк.

- Юл һәм тротуар арасындагы ярты метрлы комташ нигезне актарып, аны гомуми асфальт катламы белән тыгызлаячакбыз. Машиналар сыеша алачак, димәк.

«ЩПС» программасы

Бу программага Урыссудагы Декабристлар, Киров, Шәрипов урамнары, Вокзал тыкрыгындагы һәм Төньяк юлдагы юллар кергән. Авылларда да эшләр барачак: Акбашта Мәктәп урамындагы, Кече Урыссуда - Пионер, Ютазы һәм Кәрәкәшледә - Комсомол, Подгорныйда -Нагорная, Иске Урыссуда - Октябрь, Яссы-Тугайда - Тукай һәм Әбсәләмдә Пушкин урамнарында юллар яңартылачак.

Асфальт-бетон түшәмәле юлга капремонт

Бу программа буенча төп объектлар – Урыссуда Пушкин урамындагы юл («Фарвин»нан Ленин урамына кадәр) һәм Ютазы авылында Дмитров урамында Мәдәният йорты алдындагы юл. Район үзәгендә М. Җәлил урамында юл яңартылды.

Фото: Ильвина Гәрәева / Ютаза-информ
Фото: Ильвина Гәрәева / Ютаза-информ

Җирле әһәмияттәге гомуми кулланылыштагы юллар

20 августта сәүдәләшү төгәлләнгәннән соң муниципаль юл фонды исәбенә юл эшләре программасын тормышка ашыру башланачак. Гладилов урамындагы, Кояшлы урамнан Көньяк юлына кадәр, Евгений Цыганов, Тимур Мәҗитов, Совет һәм Ютазы районының 25 еллыгы урамнары бу. Моннан тыш, юл хәрәкәте хәвефсезлеге программасы буенча яңа юл билгеләре урнаштырылачак.

Урамнарны яктырту һәм социаль объектларга капремонт

Тәүлекнең караңгы чорында хәвефсезлек мәсьәләләре дә игътибардан читтә калмый. Урам яктырткычлары кору программасына Яссы-Тугай һәм Ютазы торак үзәкләрендәге регион әһәмиятендәге юллар кергән. Шулай ук Урыссу бистәсендә җирле бюджет исәбенә 75 фонарь алыштырылган. Юллар белән беррәттән социаль объектлар төзү һәм капиталь ремонтлау эшләре төгәлләнә. Август азагында Балалар иҗаты үзәген, УЦРБ, Әпсәләм мәктәбе азык-төлек блогын файдалануга тапшыру күздә тотыла. Ноябрьдә Мәдәният йортының концерт  залы, Чатра суҗыйгычы һәм Биологик чистарту корылмалары сафка басачак.


Нет комментариев