Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Китап” радиосының “Мин матурлык эзләп йөрим...” автомарафонының маршруты языла башлады!

Милли радионың социаль челтәрләрдәге аккаунтларында уздырылган тавыш бирүләр танылган артистлар, музыкантлар, нәфис сүз осталары катнашындагы легендар роадтурның кайсы төбәкләргә юл алачагын билгели.

Бүген иң күп тавыш җыйган кала-салалар исемлеген Сарман җитәкли! Димәк, әгәр тавыш бирү нәтиҗәсенә якын көннәрдә үзгәреш кертелмәсә, “китап”лылар матурлык эзләп нәкъ шул авылга юл тотачак! 

Җырга-моңга, халык тамашасына сусаган төбәкләрдән торган беренче унлыкка бу атнада, Сарманнан кала, Актаныш, Норлат, Балтач, Әгерҗе, Азнакай, Әлмәт, Лениногорск, Буа һәм Мөслим кергән.

“Китап” радиосы «Мин матурлык эзләп йөрим...” дип исемләнгән #автомарафон оештырып, Татарстанның район һәм шәһәрләренә җәйге урам концертлары белән чыгып китте!

Ул концертлар кайсы шәһәрдә, кайсы районда яисә авылда булырга тиеш?..

Моны сез хәл итәсез!

Шушы хәбәр астына сез дә үзегез яшәгән авыл, бистә, я шәһәр исемен язып, чакыру калдырыгыз!

Сез чакырсагыз, без киләбез!

https://vk.com/wall-195823926_3137

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев