“Сихри каләм”леләр Яңа елны көтә
Җәмгыять

“Сихри каләм”леләр Яңа елны көтә

Яңа ел – һәркем өчен дә серле , сихри бәйрәм. Һәркем ниндидер могҗиза көтсә, балалар Кыш һәм Кар кызын, бүләкләр көтә. Берләшмә укучылары да үзләренең бу бәйрәмне ничек көтүләрен шигъри юллар аша җиткерделәр

 

                                 Берләшмә җитәкчесе – Гөлнар Садрутдинова

***

Яңа ел килә безгә,

Өебез кыегында

Бозлар эленгән әнә.

Кыш бабай һәм  Кар кызы

Яңа ел бүләкләре...

Бизәп тора бәйрәмне.

Шуңа безгә күңелле!

                    Гөлсем Йосыпова

 

Һәрбер кеше Яңа елны үткәрә

Һәрбер кеше матур итеп

Яңа елны үткәрә.

Балкып яна төрле утлар,

Чыршы утыра түрдә.

 

Кыш бабай белән бергә

Кар кызы килә безгә.

Сөендереп, һәммәбезгә

Бүләкләр биреп китә.

                    Мәрьям Садрутдинова

***

Яңа ел килә безгә,

Без аны яратабыз.

Тагын Кыш бабай килә,

Кыш бабай белән бергә

Кар кызы килә безгә.

 

Бүлмәбезнең уртасында

Балкып утыра чыршы.

Төрле-төрле утлар яна –

Сагынып көттек аны.

            Диләрә Фәттахова

 

Яңа ел

Менә Яңа ел җитте.

Яңа ел – ул шатлыклар,

Яңа ел – ул бәхетләр...

Балкып янган матур чыршы,

Безнең шәп-шәп бүләкләр!

               Ислам Насыйров

 

            Кызылтүш килгән

Яңа ел килә, Яңа ел килә,

Яңа ел белән бергә

Энҗе ак карлар килә.

Ап-ак карлар яуганда,

Тәрәзәбез төбенә

Матур кызылтүш килгән.

Үзенә ияртеп ул

Яңа ел алып килгән.

             Рушания Камалтдинова

***

Яңа ел килә безгә,

Ашыгып килә безгә.

Балкып яна чыршылар.

Төрле-төрле утлар белән

Бизәлгән тәрәзәләр.

 

Кыш бабай да ашыга,

Кар кызы да ашыга.

Безне котларга диеп

Яңа ел да ашыга.

             Самира Гарипова

 

 


Нет комментариев