Ютазы районында – “Бизнес-десант”
Республиканың Икътисад министрлыгы ел саен уздыра торган "Бизнес-десант" проекты бүген безнең районда булып китте.
Күптән түгел генә үз ишекләрен ачкан "Севан" кафесында очрашкан бизнес-тренерлар белән шәхси эшкуарларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Пройдакова сәламләде һәм уңышлы эш көне теләде.
Бизнес-дәресне алып барган республиканың Икътисад министрлыгы вәкиле Константин Бахмутов районыбыз эшмәкәрләрен тикшерүләргә карата нинди хәзерлек күрү, әлеге тикшерү органнарының вәкалләтләре, штрафларны ничек итеп салдырмый калдыру мөмкинлеге турында сөйләде. Ул бизнесны үстерү, административ басымга каршы тору серләренә өйрәтте, эшмәкәрләргә күрсәтелә торган дәүләт ярдәме һәм башкалар турында мәгълүмат җиткерде, катнашучыларны борчыган сорауларга җавап тотты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев