Ютазы укучылары Халыкара «Детство без границ” фестиваленең республика этабында катнаштылар
Ютазы мәктәбе укучылары Халыкара «Детство без границ" фестиваленең республика этабында катнаштылар. Ул "Пионер оешмалары берлеге - Балалар оешмалары федерациясе" Халыкара балалар иҗтимагый берләшмәләре инициативасы буенча уздырылды.
Алия Низамиева (җитәкчесе Гөлназ Гәрәева) һәм Ләйсән Солтанова (җитәкчесе Раушания Сабирҗанова) балалар рәсем сәнгате һәм "Балачак хыяллары" кулланма сәнгать иҗаты бәйгесендә "Яшь осталар һәм оста ярдәмчеләре" номинациясендә III дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев