Тормыштан алынган хәлләр.
Шулай бервакыт Мәскәүдә "Киев вокзалы"нда поезд көтеп утырам. Бер хатын җиде яшьләр тирәсендәге баласын иярткән, идәннән әллә нәрсә эзли, аунап яткан кәгазьләрне алып карый. Шулай итеп, минем яныннан берничә тапкыр үтеп китте. "Нәрсә югалттың?" - дип эндәштем тегеңә. "Билетымны төшергәнмен, таба алмыйм, бияләем эченә тыккан идем, поезд килергә дә бер генә сәгать калды", - ди. Тагын урап килде дә җилкәсендәге шәлен алып, миңа күрсәтте. "Бик акча кирәк, 700 сумга бирәм, ал", - ди бу. Шәлен тотып карадым, бик әйбәт. Кыйммәт тә түгел, алыйм әле дип, кесәмә тыгылдым." Монда түгел, әйдә тегендәрәк барыйк", - ди бу. Артыннан иярдем. Хатын-кызлар бәдрәфенә кердек. Мин аңа 100лекләр санап бирдем - 7не, ягъни 700 сум. Алды да җиң эченә тыгып куйды. Шәлне алыйм дигән идем: "Тагын 1000 сум кирәк, шәл 1700 сум тора", - ди бу. "Алайса алмыйм, китер акчаны", - дим. Ул җиң эченнән чыгарып, 100ләр бирде. Шәлен тотып, үзе чыгып китте. Акчаларны санап карасам, 400 генә. Ничек шул арада аның 300ен аерып калган?! Үзе дә, баласы да шул арада юкка чыкты. Көләсем дә килде, елыйсым да. Шуннан соң чегәннәргә сүз катмыйм, дип үземә сүз бирдем.
Шулай да чегән белән тагын очрашырга туры килде. Безнең урамдагы бер буш йортка чегән хатыннары тулган. Барысының да балалары бар. Турыбыздагы колонкага суга киләләр. Бер чегән хатыны кечкенә генә баласын тоткан көенчә турыбызда туктап калган.
- Нишләп торасың? - дим.
- Клеенка кирәк иде, - ди бу баласына күрсәтеп.
Баласына карыйм, бик бәләкәй, яңа туган, ахрысы, үзе бик матур. Юньләп төрмәгән дә, шәрә кулларын болгап ята. Өйгә кердем дә, бер зур гына кисәк полиэтилен чыгарып бирдем - алмады.
- Настоящий клеенка кирәк, - ди бу.
- Алай икән, - дим.
Кечкенә өстәлгә яна клеенка җәйгән идем, бераз артыграк. Өйгә кердем дә, чегән әйтмешли, настоящий клеенкамны кисеп чыгарып бирдем.
Сөенде чегән хатыны, рәхмәтләрен укыды. Имеш, мин бик бәхетле кеше икәнмен, озак яшәячәкмен. Тиздән зур бүләк тә бирәчәкләр икән.
Яхшы сүз ишетүе күңелле инде. Өйгә дә кермәдем. Бакчада әллә ничаклы эш эшләдем. Керсәм, өстәлдәге кленкамның яртысы юк. Менә сиңа бүләк дигәннәре шушы икән. Икенчене алып җәяргә туры килде. Хәзер шулар искә төшеп, гаҗәпләнеп йөрим.
Нет комментариев