Июль ае ифрат юмарт чор: дивардай яшеллек – бояр гөле һәм дәлияләр шау чәчәктә, ә һава, яңгырларга карамый, эссе һәм тынчу.
Бистә буйлап барасың һәм ирексездән язмыш борылышлары турында уйланасың. Җыр сүзләрен хәтерлисезме? "Кыш көндәге җир сыман картаермын, агарырмын...» Җәйнең кызу бер мәле, өлкән буын вәкилләренең чал кергән чәчләре куе яшеллек мохитендә аеруча тәэсирләндерә, уйландыра. Чигәләрендәге ак көмеш нәкъ шул кар кебек бит. Кояш мәрхәмәтсез кыздыра, ә алар, безнең хөрмәткә лаеклы гүзәл затларыбыз, очсыз-кырыйсыз эшләре белән мәшгуль. Букча, сумкаларын, пакетларын күтәргән килеш алга атлыйлар. Элеккеге чор комсомолларын көнләштерердәй чыдамлык, ныклык бар үзләрендә...
Менә ничәнче тапкыр инде юлымда гаҗәеп бер ханым очрый. Кем әйтмешли, яше җитмеш-сиксәннән артыграктыр, әмма гәүдәсе теләсә кайсы яшь кешегә биргесез. Ашыкмыйча гына, һәр адымын эчке метрономына яраштырып дигәндәй атлый. Барасы юлы якын түгел. «Магнит» кибетеннән башлап, пирамидалы тирәкләр яныннан үтә, «Находка»га да күз саладыр бәлки. Аннан инде тимер юл аша чыгып, өенә таба атлый. Һәм дә үзеннән ун тапкырга зуррак салам кисәге ташыган кырмыска сыман, авыр йөк күтәргән булыр ул... Бу юлы мин, мисалга, өч пакет санадым, ә бит куллар, мәгълүм булганча, икәү генә. Аптырарлык хәл, әмма әбиләр гаять уйлап табучан халык: бер пакетны култык астына кыстырган, икенчесе терсәгендә, өченчесен йодрыклаган булыр. Бара, ичмасам ник бер ыңгырашсын, һич юк, башындагы яулыгы гына бөркүлектән читкәрәк авыша төшкән...
Совет балачагының иң яхшы гадәтләрендә тәрбияләнгән кеше буларак, түзә алмадым. Апаны куып җиттем.
– Әйдәгез, тимер юлның теге ягына чыгарга булышыйм. Пакетларыгыз бигрәк зур, берәр нәрсәгез ялгыш төшеп калмагае, – димен.
Ханым туктады. Шундый итеп карады, әйтерсең лә мин аңа өч ап-ак ат җигүле каретага утырырга тәкъдим ясаганмын. Һәм дә ризалашмады. Күзләрендә арыганлык әсәре юк, бары тик җиңелчә көлемсерәү генә. Чәчәкле яулыгын рәтләде дә, катгый җавап бирде:
– Рәхмәт, кирәкми. Авыр түгел миңа. Пакетлар зур, әмма җиңел.
Целлофан капчык эченә күз салдым: тартмачыклар белән туп-тулы, даруханәдән, әлбәттә. Әйе, дарулар азык-төлеккә караганда шактый күбрәк. Һәм шушы июль кызуында апабыз тулы бер аптечка өстерәп кайта. Зарланмый да! Әнә, каршысына ахирәте килә. Шундый ук чал чәчле, туры гәүдәле, тик башка йөк белән. Туктадылар, бер-ике сүз алыштылар. Нәрсә турындамы? Мөгаен, кемнеңдер күптән кан басымы күтәрелмәве хакындадыр, яки өйгә кайткач бергәләп чәй эчәргә килешкәннәрдер. Ихтимал, күп еллар элек гомерлеккә зур планнар корганнарын искә алганнардыр. Аларга карыйм да, йөрәгемдә кызгану хисе түгел (юк, алар кызгануны өнәми!), ә ниндидер җылы, балаларча диярлек соклану тойгысы уяна. Июль рәшәсендә уянган хыял мине шул чал чәчле чибәр кызларның унсигез-егерме яшьлек чакларына алып китә. Алтмышынчы, җитмешенче еллар...
Телеэкраннардан һәм радиоалгычлардан Николай Добронравов белән Александра Пахмутованың: «Ленин да шундый яшь, һәм яшь Октябрь да әле алда", - дигән канатландыргыч әсәре яңгыраган вакытлар.. Юк, һич шаяртусыз, әлеге гаҗәеп җыр июль кояшыннан да көчлерәк яктырту сәләтенә ия, иртәгәсе көнгә ныклы ышаныч хисе чагыла анда.
Күз алдына гына китерегез: тирә-як авыл кызлары, яланаяк килеш (чөнки бер пар туфлине саклаганнар), бил тиңентен чәч толымнарын тибрәлдереп, тыелгысыз рәвештә Урыссуга омтылганнар. Ул чорда бистәдә төзелеш кайный, легендар электростанция төтенләп тора, кварталлар үсә. Һәм менә-менә, тагын бераз гына вакыт үтсен, коммунизм иртәгә иртүк килеп җитәр сыман тоела. "Күктән шәфкать көтмә, / Хаклык өчен тормышыңны кызганма. / Безгә, яшьләргә, бу тормышта / Бары тик хаклык кына юлдаш". Егет-кызлар комсомол путевкалары белән, еш кына исә колхоз рәисеннән ниһаять паспорт алып, чемоданнарын вак-төяк чүпрәккә тутырып, күкрәккә сыймас хыялларда янып, киләчәккә юл сала. Төзелешләргә, соңыннан заводларга, хастаханәләргә, мәктәпләргә урнашалар. Төзиләр, сөрәләр, балалар үстерәләр, ә кичләрен Мәдәният йортына биергә йөгерәләр. Анда тынлы оркестр вальслар уйный, ә гармунчы «Севастопольский»ны шундый итеп “сиптерә”, аяклар үзләре үк биергә керешә. Кызлар баш әйләнгәнче гашыйк була, «запискалар» яза һәм шакмаклы күлмәкле егетләргә күзләрен күтәрергә дә ояла... . Өйләнәләр, кияүгә чыгалар, бала табалар, борчылалар, шатланалар. Балалар коммунизмда яшәячәк, бәрәңге үзе үк үсәчәк, ә сугыш кинода гына булачак, дип ышаналар.
… Ә хәзер инде балалар шәһәрләргә – кайсылары Казанга, кемнәрдер Мәскәүгә, бер ишләре хәтта чит илләргә таралганнар. Кемгәдер Ходай бала-оныкларын биргән, кемгәдер юк. Һәм менә шушы букча, дарулар күтәргән хатыннар, чигәләрдә торган саен ешрак сулкылдаучы хәтер белән ялгызлары кала. Күпләрнең ирләре алданрак киткән. Нишлисең. парларның берсе җирдәге юлын иртәрәк тәмамлый. Хәзер инде апаларыбыз үз-үзләренә туендыручылар да, табиблар да, йөкчеләр дә…
Теге апам да ашыгулы машиналар яныннан, көндезге кояш нурлары астында, алга таба бара, һәм минем күңелдә үзеннән-үзе иске пластинкадагы җыр яңгырый: «Кичүләр, чамадан тыш йөкләр, өйгә таба озын юллар... Сагышларсыз гына искә ал мине, күз нурым, җанашым". Тик нинди икән соң ул хәзер, күз нуры, җанашы? Теге дөньяда үз йортын булдыргандыр инде күптән... Ә гомумән, булдымы икән ул? Әлбәттә булган! Яшь чаклар бит. Мөгаен, тракторда үз Петрушасы, яки Ванька-электригы, хәтта райкомнан Рәхимҗан да булгандыр әле. Капкага хәтле озаткан, караңгыда үпкән, алтын таулар һәм күктән ай вәгъдә иткән егетләр... Һәм ул чагында «барысы да тормышка ашачак” дигән якты өмет тә булган. Чынлап та ашкан ул, тик кинодагы кебек түгел, билгеле.
Иң мөһиме, апалар шуны истә тотсыннар: хәзерге буын аларның хезмәтен бик яхшы күрә, аңлый, аларның ныклыгына баш ия һәм шул бөек чорга лаеклы булырга тырыша. Яшьләр – карт гвардиянең лаеклы дәвамы, аның тере сулышы. Әйе, элеккечә, «Дөньяда эсселек һәм кар/ Дөнья ярлы да, бай да» икән, нәкъ менә карт гвардия сыгылмас күчәр булып кала да инде. Ул күчәрдә – намус төшенчәсе, югалмый, юкка чыкмый. Элеккеге буын вакыты узмый, мәңгелеккә юл ала!
Нет комментариев