Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
СВО

«Ютазы таңы» гәзитен алгы сызыкта да укыйлар

Махсус хәрби операция сугышчыларына гуманитар йөк төйнәгәндә «Ютазы таңы» газетасы редакциясе коллективы үз продукциясен – рухи азык юлларга тырыша.

Мәгълүмати технологияләрнең чәчәк атуы һәм күп өлкәләрдә ясалма интеллектның көчәюе чорында, әлбәттә инде, безнең тыйнак басмабызның хәбәрчеләре «тере» сүзнең автор йөрәгеннән укучы йөрәгенә үтеп керүенә ышана. Алай гына да түгел, кеше фикеренә юнәлеш бирә. Мактану булмасын, әмма район гәзитенең бурычы гади һәм аңлаешлы - укучыларга һәрдаим хакыйкатьне җиткерү. Үзебезнең газета битләрендә төбәкнең гади кешеләренең – өлкәннәрнең һәм яшьләрнең тормыш тарихын, төрле дәрәҗәдәге чараларны яктыртып, без Ютазы җиренең хак елъязмачылары булып хезмәт итәбез. Һәм бу елъязмада махсус хәрби операция темасы әһәмиятле урыннарның берсен алып тора. «Рәссамны һәркем рәнҗетә ала» дигән гыйбарә бар. Гәзитнең һәр яңа санында укучылар хөкеменә үз язмаларыбызны, фотосурәтләребезне бастырып, без сизгер һәм нәзберек күңелләребезне ачып салабыз...
Махсус хәрби операция сугышчылары тарафыннан безнең гәзиткә юлланган мактау сүзләрен ишетү генә ни тора! «Ютазы таңы» гәзите очраклы рәвештә башка төбәк, Пенза, Пермь өлкәләре егетләре кулына эләккән. Пенза өлкәсеннән бер егет, гәзит өчен рәхмәт әйтеп, татарчасын сорап алган. Туган телен сагынган. Кайбер сугышчылар безгә видео аша рәхмәт әйтергә дә читенсенмиләр, әйтерсең туган илдә булып килдек, дип билгеләп үтәләр. Яшерен-батырын түгел, рәхмәт сүзләре, тыйнак хезмәтебезне тану күңелгә май булып ята, яңа сулыш өрә. Рәхмәт яусын! Рәхмәт сезгә, хәрби киемдәге укучыларыбыз! Сезнең төзәгән укларыгыз, һичшиксез, Ватанга тынычлык кайтару максатына барып ирешсен! Ә «Ютазы таңы» гәзите журналистларының каурыйлары элеккечә үткен, бүгенге көн чынбарлыгын яктыртачак. Безнең ышанычыбыз нык: мәкаләләребезне, дистә еллар үткәч тә, киләчәк буын оялмыйча кулына алачак. Башка сүзләр белән әйткәндә, бездә элекке легендар җырдагы кебек:
«Шаулый урман, гөрли болын,
Яфрак яра тал тирәк,
Яшел бакча төзү өчен,
Безгә тынычлык кирәк».
Кыскасы, ахырда бөтенләй кыюланып, инде безгә кадәр әйтелгән канатлы сүзләрне әйтәсем килә:
«Җырлар әле безнең җырланмаган,
Күкләр күкрәп яшен сукмаган.
Бөек максат безнең алдыбызда,
Дан килә ул, башың имәсәң» - бу синең белән безнең турыда, Ватан сакчысы!<>

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев