Александр Краснов – хакыйкать, Ватан һәм гаилә өчен
Ватанга тугрылык

Александр Краснов – хакыйкать, Ватан һәм гаилә өчен

Гәзитеюезнең бу санында июль башында билгеләнәчәк ике истәлекле көн – Хәрби гамәлләр ветераннары көне һәм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне турында язмалар белән танышырсыз.

Красновлар гаиләсенең өлкән һәм кече буын вәкилләре – безнең мәкаләләрнең лаек каһарманнары. Подгорныйда туып үскән Александр Николаевич Красновның тормыш юлына кыскача тукталсак, шуңа инанасың: ул бормалы-сырмалы сукмакларга карамыйча һәрвакыт туры юлны сайлый. Авырлыклардан качмый, аларны җиңә бара. Шулай итеп, Александр Краснов – Подгорныйда үз кеше. Биредә, газиз сигез еллык мәктәбендә, белем эстәгән ул, урта белемне исә 2нче Урыссу мәктәбендә (ул вакытта 4нче мәктәп) алган. Зирәк, максатка омтылучан егет хәрби кием кияргә, Ульяновск югары хәрби училищесына укырга керергә хыялланган. Әмма язмыш аны башка сукмактан алып киткән – аның алдында педагогика ишекләрен ачкан. Бөгелмә индустриаль педтехникумын (хәзер педколледж) тәмамлап, ул соңрак гомерлек эшенә әвереләчәк һөнәргә ия булган. Әмма кан тартуы буенча үз Ватанында, туган туфрагында калу теләге көчле булган. Александр студент эскәмиясеннән армиягә киткән.

1997-1999 елларда Ставропольеда Эчке гаскәрләрдә хезмәт итү аның беренче хәрби чыныгуы була, Чечняга командировка вакытында (икенче Чечен кампаниясе), гомерен хәвеф астына куеп, блокпостларга азык-төлек ташый, атыш астында калган иптәшләрен коткара. Өйгә “Хәрби гамәлләр ветераны” таныклыгы белән кайтып, тыныч хезмәткә керешә ул. 2000нче еллар башы аеруча әһәмиятле була: Александр Николаевич туган Подгорное мәктәбенә  физкультура һәм ОБЖ укытучысы булып килә. Яшьләргә тәҗрибәсен уртаклашыр өчен тамырларына кайту була бу. Шулай тыныч кына яшәп ятканда тарих аны янә бер кат чыдамлылыкка сыный. Махсус хәрби операция башлангач, Александр Краснов, чын хәрби буларак, башкалар артында ышыкланып калмый. «Прощание славянки» көе астында Ватаныбыз мәнфәгатьләрен якларга китә ул. Алгы сызыкта якташын – Ютазы авылыннан Евгений Яхинны очрата. Алар Танк училищесыннан ук бер взводка эләгәләр. Язмыш аларны очраклы гына очраштырмый: 2023 елда икесе дә Урожайное стратегик авылы янында яраланалар. Евгений ампутация кичерә, Александр, иңе яраланып, Саратовта госпитальдә дәваланганнан соң кабат сафка баса. 2024 елның февралендә аягы җитди яралангач кына хәрби-табиб комиссиясе бәяләмәсе («Д» категориясе) аның хәрби командировкасына нокта куя. Шулай итеп ул икеләтә хәрби гамәлләр ветераны. 

Өйгә әйләнеп кайткач, Краснов сынмый-сыгылмый. 2024 елның июнендә ул янә укытучылык эшчәнлегенә керешә. Тугры иптәше Яхин белән Батырлык дәресләрендә катнаша, район укучыларына һәм күрше Октябрьский студентларына чын дуслык, бер-береңә ярдәм кулы сузу һәм Ватанга мәхәббәт турында сөйли. Кырыс сугыш юллары аны дөресен сөйләргә, ачык булырга, әмма үзеңне кулда тотарга өйрәткән. Иң мөһиме, утлы сукмаклар аңарда тормышка мәхәббәтне сүндерә алмаган.  Өйдә аны ышанычлы тылы – тормыш иптәше Юлия, улы һәм кызы көтә. Бергәләп, Подгорныйдагы ата йортына кайтып йөриләр.

- Әти-әниләрегез янына еш кайтасызмы? – дип сорыйм ветераннан.

- Көн саен диярлек, - дип җавап бирә ул. – Район үзәгендә яшәсәк тә, Подгорныйда фатирыбыз калса да, яшелчә утыртабыз. Әти-әнигә дә ярдәм кирәк. Еллар узу белән сәламәтлеге какшый аларның, өлкәнәяләр.

Әйткәндәй, Красновлар гаиләсе урман нигъмәтләренә мөкиббән. Алар гөмбә җыеп, тозлый, маринадлый, кышкылыкка туңдырып куя. Александр Николаевич – бик оста балыкчы да әле: аның балык кәтлитләрен һәм кыздырылган балыгын барысы да ярата. Бу гына да түгел әле. Соңгы вакытта педагог агач эшкәртү белән мавыга башлаган: станокта өстәлләр һәм тормыш кирәк-яраклары ясый.

Язмабыз каһарманы иңнәрендә - 25 ел педагогик стаж, Дым-Тамак мәктәбендә эшләү, югары категорияле укытучы дәрәҗәсе һәм исәпсез-хисапсыз мактау грамоталары. Краснов СВОда катнашучы медаленә ия: Россия Федерациясе Оборона министрлыгы бүләген алгы сызыкта тапшырганнар аңа. Әмма безнең өчен ул беренче чиратта, ут-ялкын аша үтеп тә, барысы да яхшы булачагына өметен өзмәгән, гаилә кыйммәтләрен югалтмаган, игелеклелек орлыклары чәчүне дәвам иткән кеше үрнәге. Безнең янга ул бөтен дөньяга үч саклап кайтмаган, ул зирәк остаз, гади кеше. Александр кебек кешеләр - районыбыз горурлыгы. Туган туфрагы үстергән бу кешеләр аның тугры уллары булып кала. Аларның тавышын ишеткәндә без әле халык булудан туктамаячакбыз.


Нет комментариев