Мәхәббәт һәм атлар: тормышка ашкан хыял турында хикәят
Ватанга тугрылык

Мәхәббәт һәм атлар: тормышка ашкан хыял турында хикәят

Бүген без сезне Эльга Кулеева белән таныштырмакчыбыз, ул яшь җайдак. Аның Русия флагы рәвешендә тегелгән озын күлмәктә атка атланып чыгыш ясавы район Сабантуеның төп бизәге булды.


Русия көне — дәүләт бәйрәме генә түгел, үз илең, аның тарихы, мәдәнияте һәм, әлбәттә, аны үзенчәлекеле иткән кешеләре өчен горурлык хисе туган көн дә. Һәм беләсезме, кайчак иң дулкынландыргыч тарихлар, син уйламаганда-көтмәгәндә, гадәти тормышта чагу бер бизәк булып барлыкка килә. 
Күптән түгел узган район Сабантуенда да шулай булды. Шат авазлар, милли ризыкларның хуш исләре аңкып торган бәйрәмдә бирегә җыелучыларның карашы мәйданга төбәлгән иде. Бу юлы мәйдан буйлап бизәлгән җигүле атлар, алар артыннан сафка тезелеп атлы җайдаклар узды. Алар арасында гүзәл затлар вәкиленнән булган җайдак шундук күзгә ташланды билгеле. Җилдә җилфердәп торган, Русия байрагының өч төсендәге кебек тукымадан тегелгән озын күлмәкле яшь кыз Ватаныбыз символын чагылдырды. Аның хәрәкәтләре шулкадәр нәзакәтле иде ки, әйтерсең, ул ат өстендә утырмый, ә аның белән уртак биюгә чыккан. Тамашачылар тынып калды, кайберләре исә, бу онытылмас мизгелне истәлеккә калдыру өчен аны фотога төшерә башлады, Кем соң бу гаҗәеп кыз? Каян ул? Җайдаклыкта бу кадәр осталыкка ничек ирешкән? Бу сораулар миңа тынгылык бирмәде. Кем әйтмешли, эзләгән — тапкан. Эзләнүләрем мине табигатьнең гүзәл бер почмагына — Кымыз дәваханәсенә алып килде, биредә Ютазы кымызы җитештерү өчен атлар асрыйлар. Шунда, яңа чабылган печән исе һәм бахбайларның җылы сулышы арасында очраттым мин аларны — атлар патшалыгының чын хуҗаларын, әниле-кызлы Эльвира һәм Эльга Кулеевларны. 
Беренче карашка бу ике нәзакәтле, нәфис затларның бер хуҗалык ат тәрбияләү ише катлаулы эшне башкара алуларына ышанып та булмый. Әмма аларның күзләрендә үз эшенә бирелгәнлек, мәхәббәт нурлары балкыганын күргәч, бер шик тә калмады — бу ханымнар — чын тылсымчылар. 
Аларның атка мәхәббәт тарихы күптән башланган. Шушы изге хайваннарга битараф булмаган әнисе аларга мәхәббәтне кызында балачактан тәрбияләгән. Алар бергәләп китаплар укый, фильмнар карый, атларның гадәтен, анатомиясен өйрәнә. Күз алларында атлар пәйда булу — парктамы ул, авыл урамындамы, алар өчен вакыйгага әверелә. Бахбайлар янына килеп, сыйпап, аралашып китә алар, хайваннар да аларга шулай ук җавап бирә. 
«Балачактан ук җаным атларга тартылды», — дип хәтерли Эльга. — Үземне белә белгәннән бирле атлар минем яраткан уенчыкларым булды. Әнием һәрвакыт паркта понида йөрергә рөхсәт итте. Ясли яшендә үк мине ак атта йөрткәннәр икән әле «. Дүрт аяклы дусларга тартылу, әлеге бәйләнеш һәрвакыт булган аңарда. Эльга рәсемнәрен җыйган, журналлардан сурәтләр кисеп алган, төрле токымлы атлар сурәтләнгән открыткалар туплаган. Бала чакта ук курыкмыйча атка атланып йөргән, үзен чын җайдак итеп хис иткән. Менә биш ел инде Эльвира белән Эльга Кымыз дәваханәсендә эшлиләр, ат тәрбияләү серләренә төшенәләр, атта чабу күнекмәләрен шомарталар. Белгечләр билгеләвенчә: «Атлар белән уңышлы эшләү өчен ике яктан да мәхәббәт һәм бер-береңне аңлау кирәк. Шулчакта гына гармония булачак». Һәм, әлбәттә, зур тәҗрибә, анысы исә еллар дәвамында туплана. 
Сабантуйның чын бизәгенә әверелгән теге күлмәк турында сорамыйча кала алмадым. «Күптәнге хыял иде ул», — дип елмая Эльга. — «Казанда укыганда, БРИКС чаралары вакытында төрле илләрнең милли әләмнәре төсендә тегелгән күлмәк кигән кызларның чыгышын карадым. Аларны күреп, берәр вакыт үз илемнең символы булган күлмәк киеп атта йөрергә иде дигән хыял туды. Менә хыялым тормышка ашты! Ничектер барысы да шундук хәл ителде. Тукымасы да тиз табылды, оста тегүче дә булды, һәм 3-4 көндә күлмәк әзер иде инде». Әмма күлмәк тектерү эшнең бер өлеше генә була. Төп бурыч — хайваннарны күнегелмәгән шундый киемгә, бергә матур итеп йөрергә өйрәтү. «Без көн саен шөгыльләндек, атларны күлмәккә, әләмгә күнектердек. Башта алар өректе, арт аякларына басты. Бу катлаулы эш иде, әмма күптәнге хыялымны тормышка ашыру мөмкинлеге, Сабантуйда шундый образда чыгыш ясый алуым илһамландырды мине». 
Эльга «кино-видео студиясе җитәкчесе» белгечлеге буенча Казан мәдәният институтын тәмамлаган. Вузда атта йөрергә өйрәтмәгәннәр, әлбәттә. Әмма бу кыз 23 яшендә өлкәннәрчә тирән фикер йөртә. «Атлардан күз дә алмыйча, бик озак карап торырга була, - ди ул. — Алар шундый мәһабәт, атлар белән һәр аралашу — яңа ачышлар». Аның яраткан бахбае, Ксюша (кыз аның белән чыгыш ясаган), күпне күргән, күпне кичергән, әмма хәстәрлек һәм мәхәббәт нәтиҗәсендә бүген хуҗасын ярты сүздән аңлый. «Фотога төшәргә дигән команда булса, тынып кала, туры карый... Атлар — бик акыллы алар!» 
Биредә, кымыз фермасында, төп бурыч — кымыз җитештерү. Сөт сыйфатын яхшырту өчен атларны төрле үләннәр белән тукландыралар. Һәм, әлбәттә, эшләрендә төп максат — колыннарны иртә яшьтән кешегә өйрәтү.

«Иртә яшьтән без аларга кешенең атларның дусты булуын, тәмлекәчләр белән сыйлавын аңлатырга тырышабыз. Шуңа күрә алар безне, без аларны яратабыз. Һәркайсының үзенә генә хас холкы, гадәтләре, үзенчәлекле күңеле бар аларның». Бу тарих — матур күлмәк һәм җайдак осталыгы турында язма гына түгел. Бу буыннар бәйләнеше, хыял көче, хайваннарга иксез-чиксез мәхәббәт һәм, әлбәттә, бөек илебезнең гүзәллеге, гореф-гадәтләре бербөтен булып кушылганда туган горурлык хисе турында хикәят. Русия көнендә барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз, тормышыбызда шундый чагу, дулкынландыргыч һәм илһамландыручы мизгелләр күбрәк булсын иде дигән теләктә калабыз!


Нет комментариев