СССР егетенең Әфган чакрымнары
Ватанга тугрылык

СССР егетенең Әфган чакрымнары

Кондыз провинциясендә ике ел хезмәт иткән ВДВ ветераны Владимир Вялков шул шанлы хәрби кампаниянең һәр көнен әле булса хәтерли.


Ветеранның тыныч йөзенә текәлеп карасаң, Урыссуда туып үскән, гомере буе тимер юлында эшләгән бу ир-узаманның кайчандыр, әйтик, Һиндокош тауларында пулялар астында йөрүен күз алдына да китерү авыр. Әмма бер сорау бирү җитә —фәкать сугышны күргән кешеләргә генә хас булганча, күзләрен кыса ул. Тормыш баштан ук аямый Владимирны. 1960 елда туа ул. Сигез еллык тимер юл мәктәбен тәмамлый, аннары кичке мәктәптә укый. Аннары инде повестка килә. Ветеран хәтерләвенчә, барысының да башында кайнаган кем булырга, кайда укырга барырга ише сорауларга җавап эзләргә вакыт калдырмыйча, шундук чакырталар аны. Вялков Һава-десант гаскәрләренә эләгә. Чирчеккә (Үзбәк ССРы) барып җиткәч, биредә алты ай уку-өйрәнү узачакмын дип уйлый: хәрбиләргә төбәкнең климатына һәм география шартларына ияләшү-адаптация курслары укыталар. Тик алай булып чыкмый. 
-Ике ай булдыкмы-юкмы, безне шундук Әфгантанга озаттылар, — ди ул. 
Менә шулай башлана аның ике еллык гомер тарихы ( 1979-1981). Хезмәт урыны — Кондыз провинциясе, Имам-Сәхиб шәһәре. Баһлан, Бадахшан, Балх, Таһар сүзләре дә ят түгел аңа. Ул миномет расчеты яугире була. Гаскәр һәм дивизия операцияләрендә катнаша. Шуны билгеләү зарур, бу урамнарны патрульләү генә түгел, бу — засада һәм һөҗүмнәр. 
-Дошманнарны күрдеңме? — дип сорыйм ветераннан. 
-Ничек күрмим инде? — дип көлә ул кыска гына һәм усал итеп. — Без алар белән һәрвакыт бәрелештә булдык. 
Көнкүреш турында, кем хезмәт итмәгән, кем алышмаган — шуларны кызыксындырган әйберләр турында сорашам. «Бабайчылык» турында. Владимир сүзне читкә бора: 
-Шаяру, солдат мавыгулары вакыты түгел иде ул. Анда өлкәннәрчә исән калырга өйрәнделәр, «бабай» сүзенә тир һәм кан түгеп ия булдылар. 
-Туклану ягы ничек иде?
-Ачлы-туклы булдык кайчак. 
-Ничек була бу? 
-Ничек дип, атналар буе икмәк күрми идек, — ди ул зарланмый гына. Чатырларда яшиләр. 50 градус эсседә хәтта бер йотым су кабып куярга дә хәлләре калмый. Әмма хезмәт мобилизация таләп итә. Һәм Вялков бирә аны. 
Ике елда чын хәрби дуслары барлыкка килә. Уртак җиңү, белүебезчә, теләсә нинди бәйләнештән дә ныграк була. Владимир бүген дә кайбер хезмәттәшләре белән элемтәдә. Дембель альбомындагы фотолар аның өчен изге. Армиядән кайтканда бер җитди хәл була. Өйгә кайтыр юлда аның дипломатын урлыйлар. 
-Иң кадерлесе — бергә сугышкан егетләрнең адреслары белән блокнот иде, — ди ул. — Үкенечле әлбәттә.
Әмма язмыш, ветеранны ныклыкка сынаган сыман, аңа өмет бүләк итәргә карар кыла. Владимир өенә кайтып җиткәч, аны бүләк «куып тота». «Хәрби казанышлары өчен» медале була бу. Кондыз һәм Бадахшанны узган миномет расчеты яугире өчен бу теләсә кайсы рәхмәт хатларыннан да кадерлерәк. Хезмәттән соң Владимир Вялков тимер юлына килә. Поездларга вагоннар тагучы, ычкындыручы булып эшкә урнаша. Эш хәвефле, сыекларны өнәми ул. Владимир анда пенсиягә чыкканчы эшли. Гаилә кора. Тормыш иптәше белән ике ул һәм бер кыз үстерәләр. Аңа мәктәп еллары, яшьлеге һәм хәрби еллары бүген картада да булмаган илдә узуына үкенмиме дигән сорау бирәм. 
Владимир Вялков, күземә карап: 
-Мин СССРда туган егет. Һәм гомергә шулай булып калачакмын, — дип җавап бирә. 
Бу гади генә җавапта — Владимирның бар асылы. Сүз кешесе, эш кешесе һәм тимер чыныгу алган кеше. «Тимер» сүзенә килгәндә, шуны билгеләргә кирәктер бәлки: ул да бер тутыга. Тән һәм каннан яралган кеше еллар узган саен яшәрми һәм гел генә сәламәт килеш тә тормый. Авырулар? Аларсыз була димени инде. Алай да, яхты хатирәләр кешене уңай хис-тойгыларга тиендерә, яктылыкка-нурга илтә.


Нет комментариев