Караклар күңеленә КамАЗ хуш килгән
Җинаятчелек, вакыйгалар

Караклар күңеленә КамАЗ хуш килгән

Барлык автомобиль хуҗаларының да үз техникаларын гаражга кую мөмкинлеге юк, моның белән куллары тик тормаган бәндәләр файдалана.

Полициягә кергән шылтыратуларга караганда, усал ниятлеләр ишек алдында төн чыккан чит машиналарны ни генә эшләтмиләр - пыялаларын да ваталар, көпчәкләрен дә урлыйлар. Күптән түгел урамда калдырылган КамАЗның ике аккумуляторы юкка чыккан.


Нет комментариев