Безнең районда ир белән хатын арасындагы низаг сирәк күренеш түгел һәм анда зыян күрүче як булып хатын-кыз кала.
Ир-егетләр, мөгаен, үзләренә табигатьтән көч бирелгәч, хатын-кызны төрлечә рәнҗетергә мөмкин дип уйлыйлардыр. Әйтик, урыссулыларның берсе хатынына каршы йодрык уйнатып җиңәргә маташса, Көрәш-Бүләктә яшәүче ир хәләл җефетен өйдән куып чыгарган. Хатыннар да аптырап калмаган, ирләрен "йөгәнләү әмәлен" хокук тәртибен саклаучылар йөзендә тапкан.
Нет комментариев