Урыссуда 55- яшьлек ир-кеше кирпеч ыргыткан
Яшәвен яшәгән, акыл утыртмаган
Ирләр хатыннары белән талашканда, аларга карата үзләренә табигатьтән бирелгән көчне кулланырга да күп сорамый. Яши-яши аларга бу да аз кебек тоела.
Егерме тугыз яшьлек урыссулы хатын-кыз П. полициягә иренең "йодрык уйнатуы" турында хәбәр иткән. Шактый яшь кешеләрнең мөнәсәбәтләре көч куллануга кадәр барып җиткәч, "стажлы" гаилә парларыннан нәрсә көтәргә була. Илле яшьлек урыссулы ханымның полициягә шылтыратуы моны раслый ала - илле биш яшьлек ире аңа йодрыклар белән һөҗүм итеп кенә калмаган, кирпеч тә ыргыткан. Әйе, чәчләренә чал төшкән кешегә дә акыл керми икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев