Урыссуда Ленин урамында балалар тәрәзә ватканнар
Балалар өйдә утырмый икән бит
Күпләр замана балалары компьютерга төбәлеп, өйләрендә утыра дип уйлый. Күптән түгел Ленин урамында булган очрак моның алай булмавын раслый.
Әлеге урамның күп катлы йортларының берсендә яшәүче хәбәр итүе буенча, ваемсыз үсмерләр ишегалдында урнашкан сарайларның берсенең тәрәзәсен ватканнар. Бу чын мәгънәсендә хулиганлык гамәле һәм аның өчен җәза бирелергә тиеш, әлбәттә, әмма балаларның, кайчандыр урамнан чакырып кайтарып булмаган әти-әниләре кебек үк, вакытларын саф һавада уздыруларына куанырга гына кирәк. Ул заманда әле туп һәм алка ыргыту нәтиҗәсендә ватылган тәрәзәләр күбрәк була иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев