Дөньяда иң зур пенсияне Даниядә алалар. Монда аена уртача 3 мең доллар (191 мең) пенсия түләнә. Икенче урында Финляндия, аннан соң Норвегия, Израиль, Германия, Испания бара. АКШ рейтингның җиденче баскычында. Монда уртача пенсия күләме 1164 доллар. Русия 18 нче урында гына.
Лаеклы ялга чыккач көрәкләп акча аласыгыз килсә, бүген үк Даниягә күченеп китегез, кыскасы.
Нет комментариев