Урыссулы Лира Белусякның төп сыйфаты - һөнәренә тугрылык
Җәмгыять

Урыссулы Лира Белусякның төп сыйфаты - һөнәренә тугрылык

Районның салым хезмәте туксанынчы елларда район оешканнан бирле эшли һәм егерме икенче ел инде биредә үзенең җаваплы хезмәтен Лира Белусук башкара.

Ерак 94нче елда, инспекция әле оешу чорында гына булганда, Лира Белусяк бирегә кече бизнеска салым салуны контрольдә тоту буенча гади инспектор булып урнаша. Башта коллектив зур була - анда 36 хезмәткәр эшли. Лира Рәис кызы салым органнарында эшләгәндә, район инспекциясе кайбер үзгәрешләр кичерә. Башта Ютазы районы салымчыларын Баулы районы инспекциясе белән берләштерәләр, өч елдан соң - Азнакай, тагын җиде елдан соң, Бөгелмә районы инспекциясе белән. Соңгысына хәзерге вакытта округның биш районы буйсына. Районның салым хезмәтендә хәзер бары дүрт инспектор. Әмма реорганизацияләр һәм кыскартулар нәтиҗәсендә салым хезмәтен калдырырга мәҗбүр булган кешеләр әле һаман үзара аралашып һәм дуслык саклап яши. Алар - хәзерге вакытта төрле җитәкче вазифаларда эшләүче җитди һәм грамоталы белгечләр.

2005 елда, салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге барлыкка килгәч, урта-махсус һәм югары белемгә ия булган Лира Белусяк начальник урынбасары итеп билгеләнә. Хәзерге вакытта ул бүлекнең баш дәүләт салым инспекторы вазифасын башкара - фактта районның салым хезмәте эше белән җитәкчелек итә. Салым органнарында эшләү чорында ул күп тапкыр район һәм республика җитәкчелегенең мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Лира Рәис кызы сүзләре буенча, салым хезмәткәре эшенең асылы - салым түләүчеләргә салымнарны исәпләү кагыйдәләрен, налоглар түләмәгән өчен җаваплылык турында дөресен җиткерү. Халыкның салымнарны түләү буенча үз бурычларын ничек кабул итүе инспектор шәхесенә бәйле. Инспектор үз эшендә психолог булырга һәм салым инспекциясе хезмәтен яхшы яктан гына күрсәтергә тиеш, дип саный Белусяк. Салым хезмәте, аның сүзләре буенча, Федераль салым хезмәте сәясәтенә ярашлы, эшмәкәрлекне законлы, ачык, уңайлы алып бару, салым түләүчеләрнең хокукларын тәэмин итү һәм дәүләт эшчәнлегенең финанс нигезен формалаштыру өчен дәүләт хезмәтләренең югары сыйфатын тәэмин итәргә тиеш булган контрольдә тоту органы. Әлеге вакытта бүлек коллективы кечкенә булуга карамастан, ул барлык мәсьәләләрне дә хәл итәргә сәләтле.

- Лира Рәисовна, салым түләүчеләр үзләре салымнар түләү буенча вазифаларны ничек үтиләр?

- Безнең җитәкчебез Марат Әхмәт улы Мөхәммәдиев билгеләп үтүенчә, Ютазы районында планнар тотрыклы үтәлә. Райондашларыбыз зыялы, грамоталы. Инспекция органнары һәрвакыт әлеге аспектны билгеләп үтәләр, аларга безнең салым түләүчеләр ошавын, алар белән эшләве җиңел булуына игътибар юнәлтәләр. Алыйк, мисал өчен безнең оешмаларны. Алар 99 процентта бары тик электрон формада отчет бирәләр. Әгәр элек, отчет биргән чорда, дүрт кат буена чират тезелә торган булса, һәм инспекторларга кайвакыт кичке 9-10 сәгатькә кадәр эшләргә туры килсә, хәзер без үзебезнең предприятиеләрнең һәм шәхси эшмәкәрләрнең салым түләүче-хисапчыларын гамәлдә күрмибез дә.

- Кризис салым түләүдә ничек тә булса чагылдымы?

- Юк. Ютазылылар салым түләүгә бик җаваплы карыйлар. Хәтта вакытында белдерү кәгазе алмаган кешеләр дә аларның дубликатларын бастырып бирүне сорап киләләр, аннары салымнарын түлиләр. Шундый очраклар булды, үлгән туганнары өчен салым түләүне үтенеп килүчеләр булды.

- Сез эшегезне иҗат белән аралаштыруыгыз билгеле.

- Мин салым органнарының җәмәгать тормышында катнашам. Картиналарым күргәзмәләргә куелды, фотоэшләрем призлы урыннарны яулады. Ә салым инспекциясендә эшләү - минем өчен кызыклы эш. Бездә даими рәвештә үзебезнең һөнәри белемне күтәрү таләп ителә. Туксанынчы елларда "кәгазь боткасы" белән эшләдек, һәр инспекторның өстәлендә "талмудлар" ята иде. Барлык исәпләүләр, төзәтмәләр кулдан башкарылды, без үзебез пенялар исәпләдек, отчетларны озак җыйдык. Хәзер барысы да компьютерда башкарыла, бу эшне җитез башкарырга, салымнар буенча бөтен картинаны күрергә мөмкинлек бирә. Киләсе елдан безне федераль базага тоташтырачаклар, һәм инде без гражданнарыбызның барлык милек салымнарын белә алачакбыз. Шулай итеп, салым органнарында үзгәртү эшләре туктап тормый һәм бу бездән үзебезнең һөнәри дәрәҗәбезне күтәрүне таләп итә.


Нет комментариев